Төзүчеләр урамында 15 яшьлек кызның башына агач ботагы төшкән
Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 941 чакыру килгән.
Шуларның 606сы – шәһәрдән, 335е районнан булган. 518 кешене госпитализацияләгәннәр: 383е – шәһәрдән, 135е – районнан.
Степная урамында башына билгесез кеше суккан, баш мие җәрәхәтләнгән 38 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче госпитализациядән баш тарткан.
К.Маркс урамында күкрәгенә пычак кадалган 31 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Төзүчеләр урамында башына агач ботагы төшкән 15 яшьлек кызга ярдәм күрсәтелгән. Аны травматологиягә алып килгәннәр.
Татарстан урамында билгесез затлар кыйнап, баш мие селкенгән 41 яшьлек исерек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев