Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тозлы күл маҗаралары

Авыл темасыннан ял темасына күчик әле, дуслар.

Авыл темасыннан ял темасына күчик әле, дуслар. Хәзер ел саен авыл кешесеме, шәһәрнекеме, кая бул са да ял итәргә барып кайту уе белән хыяллана бит ул. Беркая да бар маган кеше дөньядан артта калгандай тоела. Шәхсән үземә дә ничә еллар, нишләп Төркиягә барып ял итеп кайтмыйсың, дигәннәре булды.
Хәер, кая баруы мөһим түгел, өйдән чыгып ки тәргә кирәк. Мәсәлән,Абхазиягә барып, доширак ашап кайтка
н кайберәүләрнең, без Абхазиядә ял иттек, дип ел буе сөйләп йөрүләре дә кызык тоела.

Ярар, сүзем ул турыда түгел, язасы килгәнем Оренбург якларындагы Тозлы күл турында иде. Буын нары сызлаучы, псори аз кебек тире авырула рыннан интегүчеләргә дәвалану өчен менә дигән урын инде. Оренбургны узып, берничә километр дала буйлап үткәч, юл кырыенда «сдаю дом» дип язылган картоннар тотып торучыларны күрүгә, әхә,
 Тозлы күл шушы икән, дигән уй килә. Менә шун да туктап, яшәү урыны сайлап, ниһаять, кайтып урнашасың. Суларга һавасы да бөтенләй башка монда, ничә еллар борын суламый аптыраганнарга беренче көнне үк шифасы тиде. Икенче көнне, берәр 5 йолдызлы кунакханәдә торгандай, үзең әзерләгән каһвә эчеп, су буена юл тотасың, халык Сабан туйга баргандай агыла: кемнәр генә юк монда!
Аксагы да, таяклысы да,
күңел ачарга килүчеләре дә – барысын да очратасың. Күлгә керү түләүле, 300 сум, моны шәһәр хакимияте беләншәхси эшмәкәр кесәсенә дип аңлаттылар. Ярар, безгә анысы барыбер, сәламәтлек өчен бит. Буыннары сызлаучылар суга кергәндә үк, менә хәзер берәр тылсым булып, йөгереп китәрмен диеп, терелүгә зур өметләр баглап, төбендә тоз кристал лары күренә торган күлгә чума.

Яшьрәкләр тизрәк балчык күленә юл тота, чөнки балчык ны бөтен җиреңә сылап, фотога төшеп, интернет
челтәренә куярга кирәк! Бу фотолар синең нәкъ менә Тозлы күлдә ялда икәнеңне белдерүче бердәнбер дәлил дә бит әле. Кедр бочкасы белән
балыклы массаж акча янчыгыңа карап инде. Сәламәтләндерү чаралары күп төрле, акчаң гына җитсен. Балчык тан соң шифаның бе р е н ч е б и л г е л ә р е күренми, 3-4нче көн нәргә җиңеләю тоя башлыйсың. Күл буенда ятып аргач, кояш офык ка төшкәндә өй ягына юл тотучылар күбәя. Ир атларның күбесе Казахстан коньягы сатучылар янына тукталып, көн буе алган сәламәтләндерү процедурасын әлеге эчемлек белән ныгытып кую белән мәшгуль, хатын-кызлар кавын-карбызга тартыла, чөнки бәясе күпкә очсыз. Күлдән кайтып, тизрәк тәндәге ап-ак тоздан, скафандрны салгандай, юынасы килә. Тозлы күлнең тагын бер әһәмиятле ягы бар – биредә бөтен җәй буена бер озынборын күрмисең. Шулай да монда һәркайда бездәге 90нчы еллар, цивилизациядән артка калган дияр идем. Ә халык күлнең файдасын күрә. Килгән чакта ти таклап кайтканда, житез генә атлаучыларныкүреп, күлнең файдасы булганына чын күңелдән ышанып, сөенеп, икен че елга да килергә кирәк дип, кайтасың. Бер тапкыр да ял күрмәгән, авыл а эшләп, билләре, аяклары авыртканнарны берәр
атнага монда китереп, хәлләрен җиңеләйтәсе иде дигән теләкне бер мин генә
уйламаганмындыр. «Рәхәт булса да килгән җир, сагындыра туган ил» дигән девиз бик урынлы монда! Бишенче көннәргә таба өйгә кайтасы килү теләге тагы да көчәя. Иле ямьсез, суы тәмсез, өйгә кайтасы килә дип, күчтәнәчләреңне җыеп, машинаңа карбыз, кавын төяп, әкрен генә юлга кузгаласың!


Зөлфия Хәйруллина. Күгәй.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев