Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Бәчек авылының Ямашев урамында ялгыш күсе агуы эчеп агуланган 78 яшьлек хатын-кызга ярдәм чакыртылган

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 969 чакыру килгән. Шуларның 559ы – шәһәрдән, 410ы районнан булган. 381 кеше госпитализацияләнгән: 270е – шәһәрдән, 111е – районнан.

Фото: "ЯҮ" архивы

▶ Столичная урамындагы төзелештә балка төшеп, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган 48 яшьлек ир-атка медиклар ярдәм күрсәткән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

▶ К.Маркс урамында хуҗасыз эт тешләгән 9 яшьлек кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.

▶ Бәчек авылының Ямашев урамында ялгыш күсе агуы эчеп агуланган 78 яшьлек хатын-кызга ярдәм кирәк булган. Аны терапия бүлегенә алып килгәннәр.

▶ Комаров урамында өченче каттан егылып төшеп, баш мие җәрәхәте алган, бот сөяге сынган, шок хәлендә булган 52 яшьлек исерек ир-ат янына чакыру алынган. Медиклар аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев