Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Торып-торып ачуым килә әле, кызлар

#әйтәмәле

Бу «ВКонтакте» һәм башка социаль челтәрләрне кайдан гына уйлап чыгардылар икән ул? Менә анда кереп карасаң, һәркемнең тормышы алда – гөл, артта – чәчәк. Әле бер бәйрәмнән, әле икенче ялдан мактанышып фотолар куялар да, яшьләр шуны күреп, кешечә яшим әле мин дә дип, дөнья куарга тырыша.

 Киленем декрет ялында утыра, аның каравы көн дә эшкә йөри диярсең, керфек тә ясатылган, тырнак та, чәч тә буялган. Соң яшьләр бит әле, болай да матур чаклары. 

Туган көннәрне һәм башка бәйрәмнәрне дә башкаларны шакаттырырлык итеп, имеш менә күрегез, без ничек бай яшибез, дип уздырасылары килә. Бала акчасы белән, улым эшләгән бер зарплата ничекләр җитәргә тиештер ул? Кредит түлисе, коммуналка түлисе һәм башкасы дигәндәй.

Бу яшьләр бераз гына юрганнарына карап аяк сузарга кайчан өйрәнерләр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев