Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормышта яхшы нәрсәләрне күрә белергә кирәк

Бер хатынның ике улы булган.

Яңгыр һәм кояш

Бер хатынның ике улы булган. Олысы кулчатыр­лар саткан, кечесе тукымалар буяган. Кояш яктыртканда, олы угылның кулчатырларын алучы булмаган. Ә яңгыр яуганда, кечесенең тукымалары кипмәгән. Шуның аркасында әлеге хатынның тормышы гел борчылудан торган.

Менә бервакыт, ничектер, аңа киңәш бирердәй зирәк кешене очраткан. Шуннан бирле, ул аяз көнне тукымаларын уңышлы киптереп, сатуга әзерләгән кече улы өчен шатланган. Ә яңгыр яуганда – барлык узучыларга кулчатыр сатучы олы улы өчен сөенгән. Һәм тормышы җайланган.

Гыйбрәт: тормышта яхшы нәрсәләрне күрә белергә кирәк. Яңгырга да, кояшка да һәм һәр туган көнгә шатланырга. Чөнки һәр иртән Аллаһ Тәгалә безнең күзләребезне проблемаларны гына түгел, уңай нәрсәләрне күрү өчен дә ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев