Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормыш булгач, төрле хәлләр була икән бит...

Подъездыбызга яңа төрле, заманча, видеокүзәтүле домофон урнаштырабыз дигәч, каршы килгән идем. Имеш, кыйммәтрәк түлисе, нигә кирәге бар. Тормыш булгач, төрле хәлләр була икән бит. Мин беренче катта яшәгәч, машинамны тәрәзә каршындагы урынга куеп йөрим...

Бер ун еллап бар инде, күршеләрнең ризасызлык белдереп, бер сүз әйткәннәре юк. Моннан ике еллар элек безнең подъездга килеп урнашкан бер ир-атның моңа бик нык ачуы килә икән бит. Бер көн иртән эшкә барырга дип чыксам, бер көпчәгем тишек, алдагы көнне өр-яңага алыштырып кына кайткан идем. Ярдәмгә домофондагы видеоязма килде. Телефонымны яхшылабрак карасам, өске каттагы абзыйның явыз ниятен тормышка ашыруы ап-ачык күренеп тора. Гаҗәпләнүемнең чиге юк иде. Фатирына күтәрелдем, хәлне аңлаттым, күзен дә йоммый, малай, мин түгел, ди. Телефондагы язманы күрсәткәч кенә, берни аңлата алмады. Бу хәлне, хокук саклау органнарына хәбәр итми генә, үзебез арада чиштек. Әмма күңелдә аңлатып бирә алмаслык төер калды. Ни өчен мондый адымга баруын сорагач, ул берни дә аңлата алмады. Әйтәсе килгәнем шул иде: видеодомофон урнаш­тырабыз дисәләр, каршы чыкмагыз. Бүгенге заманда бик кулай нәрсә икән.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев