Яшәеш

«Торак шартларын яхшырту – безнең бурыч»

Александр Сидякин (17.11.1977) - Дәүләт Думасының VI чакырылыш депутаты, «Бердәм Россия» сәяси партиясе ( Татарстан Республикасы буенча) буенча сайланган, Дәүләт Думасында торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитет рәисе урынбасары. «Грамоталы кулланучы мәктәбе» партия проекты җитәкчесе.

Хәзерге вакытта иң күп бәхәс һәм финанс проблемасын тудыручы сфераларның берсе булып торак-коммуналь хуҗалык (ТКХ) хезмәтләре һәм алар өчен түләүләр тора. Почта әрҗәсеннән квитанцияне алып, анда күрсәтелгән саллы гына сумманың «кәшилүк»тән юкка чыгачагын күз алдына китергәч, йөрәк чәнчеп куя хәтта. Бигрәк тә, очын-очка көчкә ялгап, һәр тиенен исәпләп яшәүчеләргә авыр.
Халыкның аһ-зарын ишетеп, бу юнәлештә хәлне әзме-күпме җиңеләйтү юлларын эзләп, инде күрсәтерлек эшләре һәм киләчәктә тормышка ашырасы планнары булган дәүләт хезмәткәрләре барлыгын күреп ишетү эчкә бераз җылы кертә, әлбәттә. Чынлап та, уйлап карасаң, әле 2000нче еллар башында гына, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясалу турында хыялланырга гына була иде. Ә бүгенге көндә инде Яшел Үзәндә мең йортның 300е яңартылган.
Гөлнара Вәлиева
Тулырак - газетаның 36нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Торак шартларын яхшырту – безнең бурыч»
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш