Торак сатып алу – иң популяр юнәлеш
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 19167 гаилә ана капиталы хисабына торак шартларын яхшырткан.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
15507 гаилә акчаны торак кредитлары (заемнар) өчен түләгән, ә 3660ы торак сатып алуга һәм төзүгә (заем акчаларыннан файдаланмыйча) кулланган.
Торак сатып алу – Татарстанда ана капиталы чараларыннан файдалануның иң популяр юнәлешләренең берсе. Гаиләләр кооперативка керә яки кредит ала алалар. Шулай ук, йортны кредит акчаларын файдаланмыйча ана капиталы кулланып төзү мөмкинлеге дә каралган.
Торак шартларын яхшыртуга акчаны балага өч яшь тулгач тотарга мөмкин. Кредит буенча беренче кертемне түләү яисә төп бурычны каплау искәрмә булып тора. Мондый очракта ана капиталы акчаларын бала тугач яки уллыкка алынгач ук кертергә мөмкин.
«2025 елда ана капиталы акчасын торак кредитлары буенча төп бурычны каплауга һәм процентлар түләүгә тоту өстенлекле юнәлеш статусын саклап калды. Татарстанда әлеге максатчан чыгымнарның күләме 6,6 млрд сум тәшкил итте», ؘ– дип ассызыклады Татарстан Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.ʺ
Социаль фонд ана капиталы акчаларыннан бары акча күчерү юлы белән генә файдаланырга мөмкин булуын искәртә. Аны акчалата кулга алуның теләсә нинди схемасы законсыз булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев