Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТНВ акциясендә беренчеләрдән булып, Яшел Үзән икмәк комбинаты катнашты

ТНВ телеканалында һәм “Болгар радиосы”нда “Татарстанда эшләнгән” (Made in Tatarstan) акциясе башланды.

Проектка старт якшәмбе көнне ТНВда "Семь дней" программасында бирелде. Беренчеләрдән булып, Яшел Үзән икмәк комбинаты эшен күрсәттеләр.

Проект кысаларында ТНВ тамашачыларына республиканың иң яхшы предприятиеләре һәм товар җитештерүчеләре турында татар һәм рус телләрендә «Семь дней», «Татарстан хәбәрләре» һәм «Новости Татарстана», «Здравствуйте» һәм «Манзара» программаларында имидж һәм мәгълүмат сюжетлары күрсәтәчәк.

"Бернигә дә карамастан эшләүчеләр, иҗади үсешен дәвам итүчеләр, кем әйтмешли, безгә икмәкне турыдан-туры һәм күчмә мәгънәдә тәэмин итүчеләр турында сөйлиячәкбез. Һәм без эшебезне Татарстан индустриясе гигантларыннан түгел, алар турында алдагы программаларда булыр, ә инде, берничә кризис кичерүгә карамастан, 60 ел уңышлы гына эшләүче Яшел Үзән икмәк комбинатыннан башладык," - дип белдерде ТНВ генераль директоры Илшат Әминов ТНВ эфирында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев