Тәнне генә түгел, җанны да дәвалаучылар
Сәламәтлекнең иң зур байлык булуын һәммәбез дә яхшы белә.
Шуңа якыннарыбызга теләкләрне юллаганда да иң беренче – сәламәт бул дибез. Ә инде чирләп киткән очракта – вакытында профессионаллар кулына эләгүең мөһим.
Һәм үз эшенең чын осталары булган дәвалаучылар, шәфкать туташлары безнең үзәк район дәваханәсендә дә бар. Аларга үз гомереңне курыкмыйча ышанып тапшырырга була. Тәнеңне генә түгел, ә җаныңны да дәваларга сәләтле табиблар бар икән дип, шатландым әле. Хирургия бүлегендә ятарга туры килде һәм барлык пациентлар исеменнән Анатолий Комарницкий җитәкләгән коллективка изге теләкләребезне генә юллыйсы килә. Табиб-хирурглар Әмин Вәлиметов, Хәйдәр Шаһабов, Андрей Сергеев алтын куллары белән генә түгел, тәмле сүзләре белән дә авыруларны терелтә. Шәфкать туташларының барысы да ягымлы, игътибарлы, ярдәмчел, әйтерсең лә иң-иңнәрен генә хирургия бүлегенә сайлап алганнар. Раушания Гайнуллина, Нэлля Салькова, Анна Пигалованың медицина өлкәсенә адашып кына кергән кешеләр түгеллеге әллә каян күренә. Һәр авыруга карата ихтирамлы алар. Ул бар җирдә чисталык, тәртип, санитаркаларның эшенә гел бишле генә куярлык. Гөлкәй Гарипова хезмәтен аерып әйтәсем килә. Менә чын профессионаллар командасы шундый була ул һәм башкаларга да үрнәк булып торсын иде. Һәммәсенә дә сәламәтлек һәм һөнәри үсеш телим.
Июнь аеның өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шәфкатьле хезмәт ияләренә җылы сүзләребезне кызганмыйк әле. Чөнки туганда ук кеше иң беренче ак халатлылар кулына эләгә һәм гомеребез буе табиблар сәламәтлегебез сагында тора. Шуны онытмасак иде.
Зөлфирә Кельдиева.
Норлат
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев