Төнлә Татарстанда 10 градуска кадәр салкынайта
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми.
Төнлә һәм иртән республика юлларында - бозлавык.
Төнлә 5-10 градус салкын, аязганда - 14 градуска кадәр. Көндез 1-6 градуска кадәр җылытачак.
17 мартта Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 5-9 градус салкын, ә кайбер районнарда 12 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез 3-6 градус җылы тәшкил итәчәк.
18 март төнендә Татарстан буенча алмашынучан болытлы һава, явым-төшем юк. Температура 5-10 градус салкын, аязганда - 13 градуска кадәр, юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, дип хәбәр итә Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев