Төнге юл корбаны
Бу фаҗига 15 октябрьдә төнге берләрдә чыга. Волжск - Яшел Үзән юлында (Столичная урамының 7нче йорты каршында) Волжск ягыннан Казанга таба бара торган "БМВ 325ХI" автомобилен йөртүче 34 яшьлек ир, якынча мәгълүматларга караганда, тиешле юл тизлеге белән бармаган һәм каршы юнәлештән юл кырыеннан барган 49 яшьлек җәяүлене бәрдергән.
Машина бәрдергән ир шул урында ук алган җәрәхәтләреннән үлгән. Төнге чорда автомобиль юллары бик куркыныч. Яисә инде йөрергә туры килсә, киемеңә әллә кайдан ук күренеп тора торган ут кайтаргыч элементлар эләктереп чыгарга кирәк. Бу очракта ике як та юл йөрү кагыйдәләрен үтәсә, бәла чыкмаган да булыр иде бәлки.
Фото: http://misanec.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев