Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Тәмәкегә бәя арта

Акцизларның күтәрелүе сәбәпле, җитештерүчеләр тәмәкегә бәяне арттырырга мәҗбүр булачак.

Тәмәкегә бәя 2017 елда ук артачак. Финанс министрлыгы тарафыннан тәмәкегә акциз бәяләрен 2017-2019 елларда ел саен 10 %ка күтәрү идеясе тормышка ашырылса, сигаретның бер кабы уртача 10-20 сумга кыйммәтләнергә мөмкин. Бу - котылгысыз, ди белгечләр. Чөнки акцизның күтәрелүенә бәйле рәвештә җитештерүчеләр җибәрү бәясен күтәрергә мәҗбүр булачак.

Бер кап тәмәкенең уртача бәясе 109 сум булыр дип фаразланыла. Хәзер ул 89 сум тәшкил итә.

Чыганак - Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев