Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый концепция әзерләгән. Аның нигезендә 2015 һәм аннан соң туган кешеләр балигъ булганчы һәм аннан соң да тәмәке сатып ала алмаячаклар. Дөресрәге, аларга аны сатмаячаклар. 2025 елда тәмәке тартучылар санын илдә 25 % ка киметү өчен шундый карарга килгәннәр.
Концепциядә бу өлкәдә башка җитди үзгәрешләр дә каралган. Мәсәлән, коммуналь фатирларда, балалар булган автомобильләрдә тәмәке тартуны тыю һ.б.
almet-rt.ru
Нет комментариев