Программа 2016 елның февраль-октябрендә төгәлләнде, хәзер документларны рәсмиләштереп бетерергә генә кирәк. 2008 елдан 483 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалды, 228енә - комплекслы, 255енә - өлешләп. Ремонтның гомуми суммасы 2 млрд сум.
ЯҮМР территориясендә социаль юнәлешкә зур игътибар бирүче бер генә предприятие бар, ул да булса - «Майский» агрокомбинаты» ширкәте (җитәкчесе Илшат Ганиев). Ул үз хисабына Осиновода 4 күп катлы йортка 16 млн сумлык капиталь ремонт ясады.
Капиталь ремонт программасын тормышка ашырганда нигездә ике каршылыкка очрыйлар. Беренчесе: түбәдә эшләгәндә квартирларны, явым-төшем булу сәбәпле, су басарга мөмкин. Шуңа да карамастан, программа 2008 елдан бирле эшли һәм производство процессы көйләнгән, әмма бүгенге көнгә кадәр каршылыклар чыгып тора. 2016 елда квартирны яңгыр суы басу буенча 44 факт теркәлгән. Бу узган белән чагыштырганда 23 очракка ким. Әмма бу, яңгыр явып, бөтен мөлкәте яраксызга чыккан кеше борчуын киметми.
Капиталь ремонт ясаганда, үзәкләштерелгән җылылык системасын алмаштырганнан соң, кайбер очракларда кулланучылар квартирларда салкын булудан зарлана.
- Система, норматив температура кысаларыннан чыкмыйча, максималь рәвештә энергияне саклауга юнәлтелеп проектлана. Әгәр милекчеләрнең гомуми җыелышында экономияләмәү турында карар кабул итсәләр, кулланыла торган җылылык энергиясе күләмен арттырырга була билгеле. Әмма бу очракта ОДПУ күрсәткечләре буенча өстәп түләргә туры киләчәк, - ди «ЯҮМР ЖКХ департаменты» җитәкчесе Олег Анисимов.
Газетага «Безнең йортка капиталь ремонтны кайчан ясарлар икән?» дип мөрәҗәгать итүчеләр күп. Мондый мәгълүматны ТР Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында алырга була. Әмма йортта яшәүчеләр, озак көтәргә теләмәгән очракта, чиратны үзләре кыскарта ала. Ничекме? Моның өчен милекчеләр, капиталь ремонт өчен, ТР Министрлар Кабинеты карарына ярашлы рәвештә, күбрәк түлиләр икән, капиталь ремонт та тизрәк ясалачак. Тагын бер ысулы - коммуналь торак-хезмәтләре өчен бурычларны бетерү һәм булдырмау.
Мондый мисал Яшел Үзәндә бар. Шәһәрнең Столичная урамындагы 6нчы йортта яшәүчеләр квартирларының 1 кв. м өчен ай саен 30 сум түләп барды һәм шуның аркасында бу йортны чиратка куелган елдан 8 елга алдарак ремонтладылар.
Гүзәл Минһаҗева әзерләде.
Нет комментариев