Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның тагын 100 очрагы ачыкланды

Тәүлек эчендә 20 кеше сәламәтләнде.

Узган тәүлектә Татарстанда табиблар коронавирусның 100 яңа очрагын ачыклаган. ТР Оперштабы хәбәр иткәнчә, ике очрак читтән кергән. Калган 98 авыру элемтәдә булган.

Инфекцияләнүчеләр арасында өч бала да бар. Ә болай авыруларның төп яше - 18дән 90 яшькә кадәр.

Тәүлеклек йоктырулар буенча әйдәп баручы позициясен Казан алып тора. Анда бер тәүлек эчендә коронавирусны 60 кешедә тапканнар. Яр Чаллыда 11 кешедә инфекция диагнозы куелган. Авыруның 4 очрагы безнең Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында теркәлгән, өчесе - Түбән Кама районында, икешәр - Аксубай, Югары Ослан, Тукай районнарында, берсе - Алексеевск, Балтач, Буа, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Питрәч районнарында.

ТР да пандемия башланганнан бирле СОVID-19 инфекцияләнүенең 13 095 очрагы ачыкланган. Бөтен чорда 10 678 савыкты, шул исәптән 20 тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев