Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә тагын 33 татарстанлы Covid-19 авыруын йоктырган

Соңгы тәүлек эчендә тагын 33 татарстанлы коронавирус йоктырган. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы теркәлгән, үсеш буенча республикада 20 703 очрак", – дип хәбәр итте спикер.

Аның сүзләренә караганда, хисап чорында белгечләр Covid-19га 8 меңгә якын тест үткәргән. Күзәтү астында контактта булган һәм Covid-19 симптомнарына охшаш 3 мең кеше кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, тәүлегенә 23 татарстанлы коронавирустан дәваланды, республиканың 17 меңнән артык кешесе авырды, дип өстәде.

Яшел Үзән районында зарарланучылар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев