Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Тәүлегенә 24 сәгать минем өчен аз», – ди Олы Якенең балта остасы

Районыбызда гомер итүче бик күп кул осталары белән танышып, аралашырга туры килә. Мин юк кына әйбердән дә могҗиза тудыручыларга сокланып, өйрәнелгән гадәт буенча бер дежур соравымны бирәм: «Сез нәрсә эшли белмисез?»

Күпләр уйга бата, ни дип җавап бирергә дә белми. Олы Яке егете Айрат Шаһидуллин исә югалып калмады: «Гармун уйный белмим», - дип, авызыбызны япты. Ул сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел шул.
Чынлап та, Айрат, мөгаен, гармунда гына уйный белмидер, хәер, анысын өйрәнергә соң түгел. Ә калган бөтен эшкә кулы ятып тора: кирпеч өя, агачтан, тимердән җаның теләгәннең барын да эшли. Ул салган йортларның исәбен санасаң, бер авылга җыела торгандыр. «Мин, бөтен дөньямны онытып, иҗат итәргә яратам. Менә бу тәвә кошын 10 көн иртәдән кичкә кадәр ясадым. Әлбәттә, вакытны күп ала торган мондый вак эш белән кышын гына утыра алам», - дип сөйли Айрат. Чынлап та, аның иҗат җимеш­ләрен күреп гаҗәпкә каласың. Умарта һәм сыерчык ояларының бизәкләп, бөтен күңелен биреп хезмәт иткәнен генә күрсәгез икән! Бер сыерчык оясын ясау өчен Айратка 3-4 сәгать вакыт кирәк. Быел гына да ул ояларны сатып 20 мең сум акча эшләгән. Күңеленә агач эше күбрәк якын булса да, калайдан да могҗиза тудырырга ярата ул. Кисеп, төрле бизәкләр ясау - аның өчен үзе бер ял. Авыл буенча йөргәндә дә, Айрат кулы белән башкарылган почта тартмаларын, койма-капкаларны еш очраттык. Гомумән, Олы Якедә йортларны уздырыштан бизиләрме икән дигән уй килде. Алар берсеннән-берсе матур, төзек, күркәм. Капка төбеннән үк йортта уңган хуҗалар яшәгәнлеге күренеп тора. Балалар бакчасы территориясен мультфильм геройлары бизи. Анысы да Айратның кул эшләре.
Алия Гаязова
Тулырак - газетаның 34нче санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев