Тәүлегенә 100 тонна сөт җитештерергә уйлый
Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев «Красный Восток» ҖЧҖ генераль директоры Адель Хәйруллин белән очрашты.
Очрашу мәйданы итеп Татар Әҗәле мегафермасы сайланды. Алар терлек азыгы әзерләүнең һәм сенаж салуның барышы белән танышты, шулай ук терлекчелек комплексын карады.
Михаил Афанасьев һәм Адель Хәйруллин Яшел Үзән районында агрохолдингның эшчәнлеген үстерү, мегафермаларны модернизацияләү һәм җиһазларны яңарту мәсьәләләре буенча фикер алышты. Районда «Красный Восток Агро» комплекслары алдында тәүлеккә 100 тонна сөт җитештерү бурычы тора. Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, ул тормышка ашарлык, агрохолдингның бөтен куәте бар. Адель Хәйруллин «Красный Восток Агро» үзгәрешләрдән курыкмый, барлык кирәкле эшләр башкарылачак, дип өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев