Яшәеш
«Тәүлегебездә нибары 24 сәгать кенә. Әмма гаиләгә һәрвакыт вакыт табачакмын»
«Ак Барс» банк ААҖ Яшел Үзән филиалы директоры Ольга Ясонова белән әңгәмә.
Белешмә:
Ольга Ясонова - Казанда туа. Параллель рәвештә ике югары уку йортында: Казан финанс-икътисад һәм КФУның юридик факультетында укый. Соңгысын кызыл дипломга тәмамлый. 2006 елда - ВТБ Банкның корпоратив университетын.
Соңгы курсларда (ике югары уку йортында!) укыганда Ольга Владимировна Сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек министрлыгында эшли.
Банк карьерасын Волга-Кама акционерлык банкында юрисконсульт булып башлый. Алга таба ВТБ Банкы, анда Ольга Ясонова юрисконсульт булып башлый һәм Казанда филиал идарәчесе урынбасары итеп билгеләнә. Агымдагы елның 15 августыннан «АК Барс» Банк Яшел Үзән филиалы директоры.
Практика җитәкче урынга билгеләнүче һәр яңа кеше белән кызыксыну зур булуын күрсәтә: кем ул, аны нәрсә белән ашыйлар?
Кызыксынучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен Ольга Владимировна Ясонова белән әңгәмә кордым. Сүзебез профессиональ эшчәнлек турында гына түгел, банкның киләчәк планнары, һәм әлеге сөйкемле ханымның үзе турында да иде.
- Ольга Владимировна, август уртасыннан «АК Барс» Банкның Яшел Үзән филиалын җитәклисез. Җитәкче буларак, Сезнең алда нинди бурычлар тора? Яшел үзәнлеләрне нинди яңалыклар көтә?
- Күргәнсездер инде, офисларны үзгәртеп корабыз. Хәзер алар хезмәт күрсәтү сыйфатының яңа стандартында - чиратлар азрак, операцияләр тизрәк башкарыла, уңайлырак. Мәсәлән, яңа формат офисларда барьерсыз хезмәт күрсәтелә, бу банк хезмәтеннән файдаланучыларга бик ошый. Шулай ук файдалану җиңел булган, хезмәтләр өчен түләүдән башлап, документлар тутыруга кадәр киң сервис спектрлы инфокиосклар куелды. Гадиерәк итеп әйткәндә офислар Европа стандартларына туры килә. Болардан кала, иң беренче эшебез ТР Хөкүмәтенең АК Барс банк белән берлектә дөнья күргән «ТРда яшәүче картасы» проектын эшләтеп җибәрү. Проектның максаты бөтен булган информацион, түләү һәм башка идентификацион сервисларны берләштерү, бу исә дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияте булган хезмәтләрне электрон рәвештә алуга мөмкинлек бирә. Бөтен серләрне ачып бетерәсе килми, бизнес-максатларның барысы да Яшел Үзән районында яшәүчеләргә уңайлы булсын дип эшләнә.
Илсөя Завилейская.
Тулырак - газетаның 79нчы санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев