Үткәннәргә сәяхәт
Еллар узган саен хәтер яңара. Балачакта әбиемнәр, аның туганнары сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлап утырганнарым әледән-әле искә төшә.
Нинди матур истәлекләр иде алар! Үзләренең балачак, яшьлек елларын искә алып, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләгәннәре күз алдымда.
Айдардан Таифә апа килгәч, бөтен дөнья ларын онытып, әй, сөйләшерләр иде. Авыл ның алар кереп чыкмаган йорты кала идеме икән?!
Ә мин, алар да бала булдылармы икән, яшь чакларын сагыналар, сагыну ничек була икән дип, тыңлыйм да тыңлыйм.
Менә мин хәзер алар яшендә, узып та киткәнмендер, бәлки. Алар балачагы, яшь чагы белән минекен чагыштырып та булмый.
Әби һаман утырма утырганнарын, «тын айлар» булуын, аръяктагыларны гына белүен сөйли иде. Биреяктагы кешеләр белән аралашмаганнар да балачакта.
Аралашу колхозга кергәч кенә башланган, әллә нинди көннәрен искә алыр иде. Кавал базарын да күрмәгән ул. Бүген мин дә оныкларыма үзебез үскән чорны сагынып сөйләргә яратам. Тик бирелеп тыңлар кешем генә юк.
Минем балачак, хәзерге яшьләрнеке кебек түгел шул. Юк кына нәрсәгә дә: яңа күлмәк тектергәнгә, яңа чүәк алганга, шәл бәйләп ал фланель материалдан шәл ясап (чуклап) кигәннәремә, сөенгәнемә исләре дә китми. Чөнки алар бүген тиенләп җыеп күлмәк тә, туфли дә алмый – бар ул аларның. Алар җәй көне эшләгән акчаларына телефон ала, аның да гадиен түгел, яхшысын. Әни-әтиләреннән матай сорыйлар.
Бүген алар телевизор да карамый инде, компьютерда ниндидер уеннар уйныйлар, безнең вакыттагы «качышлы», «петкалы», «ташлы», «ситсы кисәкләре өчен чабышлы» уйнауны күз алдына да китермиләр. Әбием әйтә иде, әтисе Фәхретдин бабай яшь чагында Төп алан буе куе кара урман булган, кочак җитмәслек имәннәр үскән, шуларны кисеп, суда агызганнар дип.
Фәхретдин бабайны мин аз беләм. Бик карт бабай иде ул. әбием 1898 елгы булгач, бабай һәрхәлдә 1870 елгы тирәсе булган инде.
Төп алан буенда анда-санда ялгыз агачлар үскәнен беләм, тулы кара урман булуны күз алдына да китереп булмый.
Әткәйләрнең бабалары да урман кисеп, җир ясаган. Ишмүк (Ишмөхәммәт) бабайларның урман кисеп ясаган урыннары «Ишмүк аланы» дип йөртелә. Зур басу ул.
Минем гомердә, күз алдымда әбиемнең әтисе Фәхретдин бабай, әбием, әнкәй, мин, улларым, оныкларым – 6 буын яшәеше.
Ишетеп, күреп белгәнем соңгы 70 ел. Ә алдагыларын санасаң, Фәхретдин бабай яшеннән башласаң – 150 ел тирәсе. Тарих өчен күп булмаса да, кешеләр, аларның яшәеше, язмышлары, бүгенге көнгә кадәрге хезмәтләре, эш кораллары, фикер йөртүләрен уйлап карасаң, шундый автоматлаштырылган чор булачак, дигәнгә ышанырлар идеме икән???
Рәйханә Зәйнуллина.
Яшел Үзән – Бакырчы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев