Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

ТКХ түләүләренә ташламалар кемнәргә?

- ТКХ тарифлары даими артып тора. Мин пенсионерка, оныгымны ялгыз тәрбиялим. Кайвакытта квитанциядәге сумманы түләрлек акчам булмый, бурыч үсә. Мондый хәлдәге кешеләр өчен нинди дә булса чыгу юлы бармы?

- Әгәр дә керемегезнең 20 проценттан да күбрәк өлеше түләүләргә китә икән, сез субсидиядән файдалана аласыз. Субсидия - әз керемле гаиләләргә җирле власть органнары тарафыннан, теркәлгән урыны буенча күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булмаган гражданнарга бирелә. Моның өчен гаризаны торак пунктның администрациясенә шәхсән тапшырырга була яки интернет аркылы, йә булмаса почта аша җибәрергә мөмкин.
Субсидияне рәсмиләштерү өчен гариза, сезнең паспорт һәм калган гаилә әгъзаларының документлары, әлеге торакта яшәү хокукы бирүче документ, гаилә составы турында белешмә, керемнәрегез турында мәгълүмат, коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча шәхси счеттан өземтә (выписка), гариза бирүченең СНИЛСы, льготаларыгызны дәлилләүче документлар таләп ителә. Субсидияне билгеләү өчен карар 10 эш көне аралыгында кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев