Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тиздән 1 апрель

Тиздән беренче апрель - көлке көне уңаеннан тормыштан алынган мәзәкләрне язып җибәрергә булдым әле.

Ирем, дип торам
Каршыма көлә-көлә ахирәтем очрады, тукта әле, бер кызык әйбер сөйлим,ди. -Иремнең кан басымы уйнап тора иде, хастаханәгә, дип чыгып китте,дә, озак кайтмый торгач, эчем поша башлады. Энекәшем кибеткә барырга чыккан, иде, бәлкем очрар әле диеп, мин дә иярдем. Ерактан күз дә яхшылап күрми, әнә кайта мин әйтәм. Энекәш җизнигә ошамаган шикелле, ди. Үземнекен әллә кайдан таныйм мин, әнә бүреген дә кыңгыр салган, курткасының изүен дә чишеп җибәргән, әй аллам, бигрәк югары ахрысы кан басымы, чайкалгалап та ала. Егыла күрмәсен тагын, дип, җитмәсә аяк асты да бозлавык, бер аска, бер өскә карый торгач, барып җитеп тегеңә барып та җиттем, ирем мине кочаклап алып, үбәргә тотынмасынмы? Кит, әле карт тәре, дип яхшылап карасам, авызын җәйгән, түбән очта яшәүче, салмыш Сафиулла басып тормасынмы. Энекәшем дә килеп җитеп" Нәрсә, апа, шуның белән кочаклашырга йөгердеңме"-,диеп көлеп тора. Ошасалар да ошарлар , икән!

Җитәкче
Авылыбызда Ринат исемле озын буйлы, үзе матур гына егет фермада сыерын да сауды, көтүен дә көтте. Вакытында укырга мөмкинлеге дә булмагандыр инде. Картаебрак кына күрше авылдан Мәдинә исемле апа белән таныштырып ,гаилә корып җибәрделәр. Кияү булып баргач, кемне нәрсә кызыксындыра инде, кара костюмнан, ак күлмәк кигән Ринат та фермаларыгызны карап кайтыйм әле дип чыгып китә. Сыер савучыларның төшке ашка кайтыр вакытлары була, ишектән чыксалар, яхшы киенгән озын буйлы кешене күреп, районнан берәр җитәкче килгән,дип, кире кереп, тиз генә халатларын киеп куялар. Мәдинә апаларының ире икәнен белгәч, рәхәтләнеп көлешәләр.

Буш сумка
Җитмешенче елларда кибетләрдә барлык товарларның да диярлек йә иткә, йә йомыркага икәнен хәтерләүчеләр бардыр әле. Раймагның ситсалар сату бүлегендә Нурания апа белән Фирая эшләгән чак. Халык күп җыелган, барысына да кирәк, сатучылар йомырка сорый билгеле. Әни,аптырап тормаган, Нурания апа күршедә яшәгәч, мә, ал әле, ватылмасын, дип сумкасын тоттыра. Сатучылар прилавка астына йомырканы бушатырга иелсәләр, сумка буш. Көлешәләр дә, әнигә сораган әйберләрен биреп җибәрәләр. Сигез кешелек гаиләдән йомырка артмагандыр шул.

Сыерым үлде
Озак еллар совхозда терлекчеләктә эшләгән Госман абый тиз-тиз сөйли иде. Шулай иптәше белән эштән кайтып киләләр икән, кызып китеп Госман абый сөйли дә, сөйли икән. Иптәше берни аңламаса да, яхшы түгел, диеп, җөпләгәндәй, әйе, әйе, әйбәт булган, ди икән. Бара торгач шып туктаган Госман абый, нәрсә әйбәт булган, сыерым үлде, дим бит сиңа, диеп, ачуланып китеп барган.

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев