Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Тиздән тагын бер балабыз туачак. Ә ул аерылышу белән яный» (киңәш кирәк)

***

«Исәнмесез!
Ирем белән тату яши идек, соңгы вакытта бик нык үзгәрде. Балаларыбыз бар, Аллаһ боерса, тагын бер бәләкәч көтәбез.

Берничә көн буе ирем намазга басарга үгетли. «Уйларга кирәк», – дидем. Басарга уй бар, тик мин әле әзер түгел. «Миңа чын мөселман хатыны кирәк, үзем дә намазга басам», – ди. Үзе тәмәке тарта. «Минем абыйлар һәм эштәгеләр барысы да намазда. Хатыннарына нәрсә әйтсәң – шуны эшлиләр. Әгәр мин сиңа өйдән чыгарга ризалык бирмәсәм, чыкмыйсың. Я намазга басасың, я аерылышабыз», – ди. Беләм, янәшәсендәгеләр дә котырта. 

Ни булганын аңламыйм. Дүртенче көн инде өйгә кайтмый, балалар белән дә кызыксынмый. Үзем йөклелекнең 32нче атнасында. Зинһар, киңәш бирегез».

Аноним

Кадерле укучыларыбыз, киңәшләрегезне комментарийларда языгыз.

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев