Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Тиздән дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак

2025 елның 14 – 16 ноябрь көннәрендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе оештырыла.

Фото: редакция архивыннан

14 ноябрьдә диктант Татарстанның территориясендә уздырылачак.
15 ноябрьдә – Россия төбәкләрендә.
Ә 16 ноябрьдә чит илләрдә.

Акциянең төп максаты:

  •  татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү;
  •  дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү;
  •  тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү;
  •  әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру;
  •  татар теленә карата мәхәббәт уяту.

Быелгы акциянең тематикасы Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган.

Катнашу формалары:

  •  Офлайн: мәктәпләрдә, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә булдырылачак майданчыкларда.
  •  Онлайн: рәсми сайт аша https://diktant.tatar. 

Офлайн мәйданчыклар Яшел Үзән районында 1нче ноябрьдә мәктәпләрдә, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә булдырылачак. Диктант язу вакыты 10.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев