Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тишек джинсылы кыз

Тишек джинсылы кыз

Автобуста бер кыз шулай

Утырып бара иртән,

Шунысы үзенчәлекле:

Джинсы тишелеп беткән...

Янда утырган әбигә:

-Бу кыз ялкау икән, - дим;

-Уңган булса, тишек чалбар

Белән йөрмәс иде, дим.

Әби кызны яклый, ул бит

Студентка гына, ди,

Стипендия аз түлиләр

Чалбарга җитмидер, ди.

Тишек ыштанлы теге кыз

Татар булып чыкты бит,

Миңа әйтә: "Карт бабайлар

Мода аңламыйлар бит!"

Нияз Бишбалта, Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев