Яшәеш

Тирәбездә яхшы кешеләр күбрәк

Чишмәләрне чистартып, төзекләндереп тору - изге гамәл.

Аның шулай икәнлеген белсәк тә күбебез бу эшкә тотынмый. Суын эчэргэ барсак барабыз, әмма нәрсәсен булса да рәтләштереп куярга кулыбыз җитми.

"Маяк" спорт комплексы янындагы урманлыкта йортлар да күп, яшәүчеләр дә җитәрлек. Менә шул тирәдәге урманлыкта тәмле суы белән куандыручы чишмәләр бар. Шундагы бер чишмәне торгызган Фәрит абый Нәҗиев турында без язган идек инде. Бу чишмә янында, Фәрит абый сорый торгач, шәһәр башкарма комитеты булышлыгы белән таш та җәелгән, эскәмияләр дә куелган һәм чишмә суы пычранмасын өчен будкасы да куелган иде, Фәрит абый шушы чишмәгә көненә берничә тапкыр барып тикшереп йөргәнгә күрә кешеләр дә тәртип саклый, чүп-сар ыргытмый-нитми башлаганнар иде инде. Хәзер яшәүчеләр дә Фәрит абыйга бик рәхмәтле булып тәмле су эчәргә шул чишмәгә йөри. Килгәч рәхәтләнеп ял да итеп алалар. Әмма тынгысыз кеше буларак Фәрит абый тагын икенче чишмәне дә торгызган. Монысы 136нчы кварталда. Фәрит абый анда да үз куллары белән будкасын ясаган, өстен калай белән япкан, тактадан баскычлар ясаган. Өлкән яшьтәге кешенең бер ялгызы гына тырышып йөрүен күреп, соңыннан бер ир ярдәмгә килгән. Фәрит абый бу чишмәне торгызуда булышлык сорап хакимияткә мөрәҗәгать итеп караган карауга, әмма мөмкинлек юк дип җавап биргәннәр.

Әлфия Зыякаева.

Тулырак - газетаның 39нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тирәбездә яхшы кешеләр күбрәк
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш