Әтине күреп булмады
Әтинең сугышка киткәнен хәтерләмим, миңа ул чак өч яшьләр чамасы булган.
Әти Суслонгерга эләккән. Ачлыкта солдатлар бик авыр яшәгән. Кеше яллап, әни әти янына өч мәртәбә барган. Әни андагы хәлне үз күзләре белән күреп, кичке утырмада елый-елый күрше хатыннарына сөйли иде. Юынты суда ташланган бәрәңге кабыкларын кесәләренә тутырып, шалашка алып менәләр иде. Аның эчендә җылыныр өчен кечкенә генә учак якканнар. Шунда каткан бәрәңге кабыгын утта җылытып эретәләр, бәрәңге кабыклары чокырда. шуышып төшәләр дә, шуны ашыйлар икән.
Биредә алар урман кискән. Елгадагы озын агачны күтәреп, тау башына ташыганда җилкәләре суелып бетә торган була. Кечкенә кешеләргә, буй җитмәгәнлектән, җилкәләренә ылыс кыстырып куйганнар. Әниләр баргач, теге солдатлар хатлар биреп җибәрә торган булган. Анда йөрәкне эретә торган җыр сүзләре бар:
Урман эшләре бик авыр, аркадан тирләр китми.
Балалар жәл, бик кадерле,
йөрәктән бер дә китми.
Олы улым Әхмәтгали,
кызым минем Нәфисә.
Суслонгер урманнарында газиз башлар ни күрә?
Хафиз исемле кеше аларны сугышка алып китә. Шунда барган вакытта ике шәһәр арасында поездны бомбага тоталар. Паровоз янындагы өч вагон китеп, теге туктап калган вагонның пыялалары чәлпәрәмә килгән. 500 кешене больницага алып киткәннәр. Шулар арасында минем әти үлгән. Ә алдагы вагоны сугышка озатылган. Анда минем әтинең энесе дә булган. Ул политрук хезмәтен үтәгән. Хафиз абый районга кайтып, солдатлар алып китеп йөргән, сугыш бетәргә 4 ай кала, батырларча һәлак була.
Менә шулай, миңа иң якын кешемне күрү, «әти» дип дәшү, әтиле кыз булып, иркәләнеп яшәү насыйп булмады...
Мөзәянә Җамалиева. Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев