Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тимер юлның коточкыч саннары...

2015 елның 8 маенда 18 сәгать 30 минутта «Албаба» станциясе янындагы перездда «КамАЗ» тормозлары эшләмәү сәбәпле, электр поездына килеп бәрелә.

Шәһәр аша тимер юл узу, һичшиксез, яшәүчеләр өчен бик тә уңайлы. Поездларга утырып, илнең теләсә-кайсы почмагына бара аласың. Әмма тимер юллы урыннарда фаҗигаләр дә еш чыга.
Моның өчен кайбер саннарга күз ату да җитә. Әйтик, 2015 елда Горький тимер юлы полигонында 23 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, 10 кеше зыян күргән, шуларның 3се һәлак булган. Ә 2014 елда алар тагын да күбрәк: 33 очрак булып, 25 кеше зыян күрсә, шуларның 8е якты дөнья белән саубуллашкан.
Тимер юлларда булган фаҗигаләргә анализ ясаудан күренгәнчә, алар күбрәк сигнализация һәм кизү тору хезмәте булмаган тимер юл аша уза торган урыннарда чыга. Күптән түгел булган очракны искә төшереп үтү дә җитә: 8 февральдә була ул, кичке бишләр тирәсендә йөк поездына тимер юлда торган «УАЗ» автомобилен бәрдермәс өчен тормозга басарга туры килгән. Ә поездны вакытыннан алда туктату бик катлаулы. Автомобиль йөртүче - 32 яшьлек ир ыргылып килүче поезд килүгә карамастан, юлны узып чыкмакчы була, әмма машинасы юл уртасында туктап кала. Шофер машинасын ташлап, вакыйга урыныннан качып китә. Аның исерек булуы мөмкин. Йөк поезды 1 сәгать 45 минутка тоткарлана. Бу әле соңгы очрак кына. Ә чынбарлыкта андый очраклар тимер юлларда әледән-әле чыгып тора. Мондый кызганыч фаҗигаләргә юл куймас өчен, җәяүле булсынмы ул, машина йөртүчеме, тимер юл аша чыга торган юлга кергәнче алны-артны карарга, кагыйдәләрне үтәргә, сигнализациягә игътибарлы булырга кирәк. Тиздән ЮХИДИ хезмәткәрләре автотранспортта йөрү кагыйдәләре буенча рейдларны яңадан уздыра башлый. Штрафлар һәм аларның күләме иң кыюларны да «акылга утыртачак», дип уйлыйм. Поезд - машина түгел, кинәт тормозга басып, аны туктату бик катлаулы.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев