Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Тимер» һәм «Алга» батальоннары хәрбиләренә ярдәм

Татарстаннан Украинада махсус хәрби операциягә (СВО) җибәрелгән «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хәрбиләренә техник һәм гуманитар ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасындагы «Сугышчан бердәмлек» («Боевое братство») Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге җылы киемнәр, медикаментлар, ашамлыклар, гигиена чаралары, кыр шартларында беренче кирәк-яраклар сатып алу буенча эш оештырды.

Шәһәр предприятиеләре, заводлар һәм оешмалар, эшмәкәрләр, мәктәпләр һәм җәмәгать оешмалары, шәһәр һәм район халкы бу чарада актив катнашты. Нәтиҗәдә алар ярдәмендә 1,6 млн сумнан артык бәягә әйберләр һәм азык-төлек сатып алынды.


Әлеге җыелган әйберләрне төягән беренче машина  Яшел Үзәннән агымдагы елның 11 октябреннән китеп, 18 октябрьдә ЛНРда хезмәт иткән «Тимер» батальонына тапшырылды.
Ә «Алга» батальоны өчен яшел үзәнлеләрнең икенче матди ярдәме 2 ноябрьдә төялде һәм ул билгеләнгән урынга илтеп җиткерелде. 


Республикадан мобилизацияләнүчеләрдән һәм СВО барган урыннардан  алынган мәгълүматлар нигезендә, хәзер хәрбиләрне бик кирәкле булган әйберләр – мичләр, портатив газ плитәләре, спальниклар, тактик күзлекләр һәм перчаткалар, плащ-палаткалар һәм башкалар белән комплектацияләүнең икенче этабы  алып барыла.


Өстәмә мәгълүмат алу өчен Сергей Иванович Жуковка +79872708220 телефоны аша шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев