Яшәеш
Тик утырганчы – чәй бәйрәме
Ничек инде шундый матур җәйге көннәр торсын да, ә бакырчылылар, халык җыеп, бәйрәм уздырмасын! Башка сыймый торган хәл бит бу!
Борынгы Кытай легендалары чәйнең барлыкка килүе турында сөйли. Элек-электән көтүчеләр, сарыкларның, тауда үсүче яшел чәй үләннәрен ашагач, рәхәтләнеп йөгерә башлауларын күзәткән. Көтүчеләр бу тылсымлы үләнне үзләрендә сынап караган. Киптереп, кайнаган суда пешереп, хуш исле, көч бирүче төнәтмә эчкәннәр.
Бүген исә иртәбезне дә, кичебезне дә чәйдән башка күз алдына китермибез. Аеруча безнең татар халкы үлән чәйләрен ярата: мәтрүшкә, гөлҗимеш, җиләк, юкә чәчәге, мелисса, карлыган, бөтнек һәм башка миллионлаган чәй төрләре. Нәкъ менә шулар турында Миләүшә Сәлахиева оештырган бәйрәмдә сүз булды да. Кунаклар һәм авыл халкы чәй турында бик күп мәгълүмат белде, концерт карап, тәмле чәйләрдән авыз итте. Бәйрәм кунаклары буш кул белән килмәгән, өстәл тәм-томнардан сыгылып тора иде. Искитмәле гаилә бәйрәме булды бу һәм караңгы төшкәнчегә кадәр дәвам итте. Гади генә көннән дә бәйрәм ясый белә бакырчылылар! Чөнки алар - бердәм!
Илсөя Завилейская
Тулы фоторепортаж - http://yashel-uzan.ru/component/k2/item/11729-bakyirchyi-halkyi-chәy-bәyrәmendә.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев