Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Әти» сүзен әйтергә тилмереп үстек

Без ел саен 9 Майда Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна.

Сугышның ачы хәс­рәте бер генә гаиләгә дә кагылмый узмаган. Сугыш хәсрәте безнең гаиләгә дә килеп сарылган. Минем ике бабам да сугыш кырында Ватаннары, туган туфрак­лары өчен көрәштә ятып калганнар. Безнең Әрә авылыннан да Бөек Ватан сугышына авылыбызның иң батыр, кыю, эшчән ир-егетләре киткән. Аларның күбесенә җиңү көнен күрү, туган авылына, балалары, гаиләсе янына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Әйе, җиңү зур корбаннар бәрабәренә килде.
Күбесенең кайда һәлак булуы билгеле булса да, арада хәбәрсез югалучылары да бар. Соңгы вакытта сугышта үлеп калучы һәм хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматлар табу мөмкинлеге ачылды. Хәбәрсез югалган солдатларның язмышына ачыклык кертелә башлады. Һәрбер гаиләнең Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә керткән үз өлеше бар.
Сугышның утлы мәхшәре һәр авыл халкының җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшә. Җиңүгә 72 елдан артык үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. «Әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар (аларга инде хәзер үзләренә уртача 80 яшь), ничә еллар буена олы юлдан күзен ала алмый газиз улын, ирен көткән аналар, сөйгән ярларын көткән кызлар...
Авылда да кызлар, картлар, балалар колхоз эшен җигелеп тартканнар. Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитми. Икмәкне фронтка озатырга кирәк була. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы какы, төче какы, кычыткан, чөгендер яфрагы - барысы да ризыкка әйләнгән.
- Яз көне кәлҗемә ашый идек. Аның өчен кырдан барып былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайта идек. Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән була. Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да, мичтә пешереп аласың. Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде, - дип сөйли әнием, әбием пешергән кәлҗемәләр турында... Минем әнием кебек бик күп балалар шушы сугыш аркасында ятим калганнар. «Әти» дигән изге сүзне әйтергә тилмереп, үлән белән кәлҗемә ашап үскән алар.
Күп сугышчылар өчен кайту турындагы уйлар хыялда гына кала. Кызганыч, алар ят җирләрдә, безнең бәхетле тормышыбыз өчен ятып кала. Аналарның йөрәгенә тирән, мәңгелек хәсрәт ясап, авылга шомлы хатлар гына килә. Бабабыз Әбрар Сабировның өчпочмак хатлары хәзер дә саклана. Ә инде командиры язган хатны укыгач, күзләремә яшьләр тыгыла.
Колхозникам колхозницам колхоза имени Нарыман
Командование и партийная организация 8 стрелковой роты 3 стрелкового батальона 24 стрелкового полка Передает Вам большую благодарность за Вашего колхозника Сабирова Абрара, которого Вы послали на защиту Родины от Германского фашизма, который стремится захватить нашу землю, превратить наш любимый народ в рабство Германского капитализма. Но этого никогда не было и не будет. Тов. Сабиров Абрар с первых дней Великой освободительной войны нашего города против Германского фашизма, как гражданин великого народа, честно сражается на нашем участке фронта мужественно, стойко, не зная страха в борьбе против Германского фашизма Тов. Сабиров Абрар действительно, как патриот своей Родины. Он борется за каждую пядь своей земли. Не жалея своей жизни для достижения поставленной задачи командования.
Мы знаем, что германский фашизм вел свой путь покрыл неслыханным зверством, насилием, убийством, грабежом наших мирных жителей. За все эти зверства Ваш бывший колхозник Сабиров Абрар как патриот своей Родины и своего народа мстил Германскому фашизму…
За самоотверженную борьбу, за честную работу, за честное выполнение долга перед Родиной и народом имеет благодарность командования тов.Сабиров своей самоотверженной борьбой ускоряет окончательный разгром
Германского фашизма. 1942г.
Кире әйләнеп кайтмаган кешеләрнең бу сугышта катнашып, безгә җиңү яулаган якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр.
Урманда, колхоз басуларында хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы шулай ук үлемсез. Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән тыл каһарманнары алдында ничек баш имисең?! Алар олы ихтирамга, игътибарга лаек!
Әнием гел искә төшереп сөйли...
- Миңа ул вакытта 2-3 яшь иде. Сугышның башланганын белмим. Әмма әтинең алдына утыртып сикерткәнен хәтерлим. Без әни тырышлыгы белән генә исән калдык. Сыер асрамаган булсак, ачка үлгән булыр идек. Күршеләр белән дус яшәдек…
Бик авыр еллар. Сугыш вакытында бик авыр булды, ашарга булмады. Черек бәрәңге, кычыткан, алабута ашадык. Минем хәзерге балаларга, сугышлар булмасын, матур итеп тату яшәсеннәр, озын гомерле булсыннар иде дип телисе килә. Ачлык­лар күрсәтмәсен, без күргән авырлыкларны күрмәсеннәр. Рәхәт яшәргә булсын.
Сугыш турында әниләрдән ишетеп белдек. Сугышта әти үлеп калды.
Сугышны күрергә язмасын! Яшьләр таза-сау булсыннар, әти-әниләрен авыр хәлгә куймасыннар, сугыш афәте яңадан килмәсен! Дөньялар тыныч булсын. Хәзерге көндә яшьләргә яшәргә бик рәхәт: уты, газы, суы йортка кертелгән. Тынычлап яшисе генә кала!
Фәния Әсадуллина.
Әрә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев