Әти-әниләребез турында үзебез кайгыртыйк
Исәнмесез «Яшел Үзән»не яратып укучылар! Сезгә шушы газета аша өлкәннәрне борчый торган бер хәл турында язарга булдым әле. 9 февраль көнне кич телевизорда Эфир каналыннан 97 яшьлек әбинең бәдрәфе өй эчендә түгел, урамга чыгып йөрергә кирәк, дип, аның кызы «мактанып» утырды. «Башлы» кыз, оялмыйча шул зарын илебез җитәкчесенә җиткергән.
Соң, ул 97 яшьлек әбинең балалары шул йорттан таралгандыр бит инде? Әниләре шул яшенә җиткәнче нәрсә уйладылар икән соң?! Минем уйлавымча, моңа кадәр алар әбинең акчасына үзләре тормышын коргандыр, хәзер гомере беткәндә шундый «акыллы» уй туган башларында: үлеп киткәнче дәүләттән үзләренә барлык файданы алып калырга. Кеше, ни әйтсәң дә, 200 ел яшәми. Әби бүгенге көнгә – 97 яшенә кадәр бәдрәфкә урамга йөргән, ни гомер бу турыда кайгыртмаганнар, хәзер исләренә төшкән. Үз фатирларын яхшыртканнардыр. Өй бит бер көндә генә шундый җимерек хәлгә килми, әниләрен кайгыртмаганнар! Ә әби бүген-иртәгә теге дөньяга китәргә торган көн җиткәч, хәзер үзләренең хәйләләрен тормышка ашыру өчен, президентка зарланырга оялмаганнар. Төн йокламадым шул әбине жәлләп!
Миңа 82 яшь, мин дә үз өем белән тордым. Кирәк икән, үз бюджетым үземдә булды, таратмадым әрәмтамакларга. Кирәк булганда өйне дә, сарайны да, бәдрәфемне дә үзем кеше яллап, акчасын тутырып биреп эшләттем.
Башлыгыбызга без болай да рәхмәтле! Әби-бабайларыбыз күрмәгән рәхәтне күрәбез! Эшләдек, хәзер пенсия акчасы алабыз, җитә, шөкер. Ә теге хатын ниләр уйлап, оялмыйча телевизорга кадәр барып җиткән икән, кеше көлдереп! Без мөселманнар ата-аналарыбыз турында үзебез кайгыртырга, кадерләп карарга тиеш, кешегә тапшырырга түгел!
Сүзем бик күп, күңелемдә шул хатынның гамәлләренә ризасызлык кайный. Фикеремне җиткерә алдыммы-юкмы икән инде, гаеп итмәссез.
Сәлам белән,
Фәрдүнә әбиегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев