Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне

3 сентябрьдә көллияттә Бесланда террорчыларның корбаннары истәлегенә багышланган чара узды. Аны студентлар советы оештырды.

Очрашуда Яшел Үзән механика көллияте студентлар советы рәисе Илья Рощупкин чыгыш ясады.

Ул террорчылык - явызлык һәм экстремизм белән террорчылык күренешләренә каршы көрәшергә кирәк, дип белдерде. Аннары Бесланда террорчылык акты вакытында һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык белдерелде.

Соңыннан ВР буенча директор урынбасары Наталья Витальевна Милицина чыгыш ясады. Ул студентларны уяу булырга һәм битараф калмаска, шикле предметлар яки кешеләр турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә өндәде.

Студентлар өчен "Террорчылык чагылышын профилактикалау" видеоролигы һәм "Про Беслан" документаль фильмы күрсәтелде.

Баш очыбыздагы тыныч күк йөзенең кадерен белеп, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев