Яшәеш
Террорчылыкка каршы чаралар уздыру дәвам итә
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә предприятиеләр һәм оешмаларны террорчылыктан саклау буенча тикшерүләр дәвам итә.
Узган атнада транспорт, сәүдә, мәгариф учреждениеләре һәм коммуналь-торак объектлары тикшерелгән.
15нче мәктәптә, 11нче балалар бакчасында хезмәткәрләр шартлаткыч җайланмасы муляжын кертүдән саклап кала алганнар. Шартлы террорчылардан сумканы ачып күрсәтүен сораганнар һәм шунда ук «02» хезмәтен чакыртылган.
Кызганычка, кайбер оешмаларның пропуск системасында кимчелекләр табылган. Алар белән әңгәмәләр уздырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев