Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Террорчылыкка каршы бергә көрәшергә кирәк

- Бу елның июнендә республикабыз башкаласы Конфедерация Кубогын уздыру кысасында 4 матчны кабул итә.

Шуңа бәйле рәвештә туристлар һәм футбол яратучыларның күпләп килүе көтелә - хокук саклау органнары көчле иминлек чаралары күрәчәк. Без - шәһәрдә яшәүчеләр үз иминлегебезне үзебез кайгыртырга яисә тулаем полициягә ышанырга тиешме?
Илгиз Гарәфетдинов.
Сорауга Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары полиция подполковнигы Олег Макаров җавап бирә:
- Безгә халыкның ярдәме бик кирәк. Терроризмга каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыруда һәр кеше катнашырга тиеш. Беренче чиратта режим объектларында, халык күп җыелган урыннарда, белем бирү учреждениеләрендә, тимер юл һәм автовокзалларда иминлек чаралары нык күрелә. Яшәүчеләр халык күп җыелган чаралар барышында, автобусларда һәм җәмәгать транспорты тукталышларында кешеләрнең тәртибенә, хуҗасыз калдырылган әйберләргә, сумка һәм әрҗәләргә игътибарлы һәм сак булырга тиеш. Шундый очраклар булганда куркынычсыз урынга китеп, полициягә яисә 112 хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Шикле әйбергә якын килү, карау һәм аны читкә алып ыргыту катгый тыела.
Мәктәпләрдә һәм балалар учреждениеләрендә пропуск режимын көчәйтергә, балалар белән иминлек чарасы күрү турында әңгәмәләр уздырырга кирәк. ТКХ хезмәткәрләренә - кешеләргә вакытлыча яшәүгә биреп торылган фатирларга, складларга игътибарлы булырга. ТСЖ һәм идарәче компанияләргә - подваллар һәм чормаларны бикләп куярга. Без сәүдә оешмалары җитәкчеләренә күзәтү видеокамералары куярга, ә сатучыларга шикле кешеләргә игътибарлы булырга киңәш итәбез. Мөмкин булганча, аларның тышкы кыяфәтләрен, аерым билгеләрен истә калдырырга тырышырга кирәк. Яшел Үзәндә яшәүчеләрне сак булырга һәм полиция хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтергә чакырабыз.
Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев