Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген авыл кешесен республика буенча мул яңгырлар булмавы борчый. Инде хәзер терлек азыгы әзерләү көнүзәк мәсьәлә булырга тиеш. Чөнки җылы көннәр күпьеллык үләннәр яхшы гына җитеште. "Ел саен кайбер хуҗалыклар печәнгә соңарып төшә, - диде министр. - Үлән үсә һәм күләме арткан кебек булса да, аның туклыклылыгы кими. Шуңа да, Сабан туе бәйрәмнәре булуга да карамастан, эшне яхшылап оештырырга һәм 15 июньгә төп мәйданнардан печәнне җыеп алып бетерергә кирәк.
Терлек азыгы әзерләүне тизләтергә кирәк
Татарстанда язгы чәчү эше оптималь вакыт эчендә һәм яхшы сыйфат белән башкарылып чыкты.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.
Чыганак - интертат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев