Телсез калган халыкның нәселе бозыла, рухы яралана
Тел – иң мөһим, иң бай, иң нык бәйләгеч булып тора, үткәнне һәм хәзергене, элекке һәм киләчәк буыннарны бербөтен итеп берләштерә.
Тел бетсә, халык та бетә. Халыктан бар нәрсәне дә алсагыз, ул аны кабат җитештерә, кайтара, ә телен алсагыз, ул аны беркайчан да кире кайтара алмаячак, дигәннәр зирәк кешеләр. Башка җиргә күчеп китеп, яңа Ватан төзесәләр дә, югалган тел кире кайтмаячак.
Туган телен югалткан халыкның күпгасырлык рухи байлыгы, дөньяны аңлау ысуллары, халык иҗатында чагылган җырлары, риваятьләре, әкиятләре, мәкаль-әйтемнәре дә эреп югала. Телсез калган халыкның рухы ярлылана, нәселе бозыла. Чит телнең сүзләре якын кебек булса да, ул аның җаны өчен – үле авазлар. Аңсызлык белән үзенең туган телен яратмаган, аны сакламаган халык үз-үзен үтерү юлына баса...
Табигый ки, тел – тере организм кебек, вакытлар үтү белән үзгәрә: я алга китә, яисә бетүгә таба юл ала.
Телебезнең иң зур байлык икәнлеген барыбыз да онытмаска тиешбез. Әгәр аның ниндидер өлешен югалту куркынычы туса, милләтнең һәр кешесе бу хәвефтән борчылырга, туган теленең киләчәге өчен көрәшергә бурычлы.
Нарасый бала телне өйрәнү чорында авазлар белән генә чикләнми, «туган тел күкрәге»ннән аның рухи тормышы белән дә туклана кебек. Ул ризык балага табигатьне, дөньяны, үз халкының тарихын, гореф-гадәтләрен күренекле тарихчылар, атаклы галимнәрдән дә тирәнрәк бирә, сабыйны шул милләтнең лаеклы улы итеп тәрбияли, үстерә.
Нияз Мингалиевның тулы язмасын газетаның чәршәмбе санында укырга мөмкин (№69).
Илсөя Завилейская фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев