Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телләр белгән – илләр гизгән2022

Әлеге язмабызның герое – бу әйтемне исбатлаучы тере дәлил. Ул дүрт тел белә һәм инде 28 яшенә, Рәсәйне санамыйча, сигез илдә булган.

Әйе, Яшел Үзәнебездә туып үскән егет Дамир Шакиров – татар, рус, инглиз һәм кытай телендә иркен аралаша. «Әмма әни салган туган телем иң дәрәҗәле урында, аны башка бер тел дә хәтер түреннән кысрыклап чыгара алмый. Чит илдә яшәгәндә татарча сөйләшү мөмкинлеге булмаганда да мин аны онытмадым. Без әни белән бары тик татар телендә генә аралашабыз, өйдә дә, телефон аша да шулай гадәтләнгән», – ди Дамир.

Аның белән очрашырга сүз куеш кач та, әллә ни кызыклы әңгәмә булыр дип өмет итмәгән идем. Ничә ел Кытайда яшәгән, монда кайтып та район хакимия тенең бүгенге көндә иң «прес тижный» бүлегендә, Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясен (ТОСЭР) үстерү буенча баш белгеч вазифаларын башкаручы үзенең «мин»енә гашыйк егет белән аралашырга туры килер инде, дигән уйлар белән бардым. Яныбызга дөньяны яктыртыр лык ихлас елмаюлы егет чыккач, ялгышканыма үзем шатландым (кешене белми-күрми торып, аңа бәя кую дөрес түгел шул ул). Ә инде әңгәмә барышында, аның никадәр бай эчтәлекле, киң карашлы, һәр нәрсәгә үз фикерле, җитлеккән ир-ат булуын күреп, ихтыярсыз хөрмәтем артты. Дамирны чынлап та, туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә «дөнья күргән кеше» дип әйтеп була.

Ул Яшел Үзәннең 4нче гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлап, Казанның архитектура-төзелеш университетына укырга керә. Инг лиз телен дә шунда тирәнтен өйрәнә башлый. Бакалавриатны бетергәч, тагын да югарырак белем алу өчен төрле мөмкинлекләр турында уйлый, чөнки биредәге сис тема аны канәгатьләндерми. Шулай бер ел сайлана торгач, Дамирга танышлары укуын Кытайга барып дәвам итәргә киңәш бирә. Үзләре тәҗрибәсеннән чыгып, әлбәттә.
– Анда баргач, бер ел кытай телен өйрәндем. Аны, әлбәттә, инг лиз теле аркылы өйрәнергә туры килде, кытайлылар өчен рус теле бик авыр. Укытучыбызның инг лизчәсе, шулай ук, шәптән түгел иде. Бу минем өчен ике телне дә «шомартырга» яхшы булды. Чынлыкта кытайча өйрәнү алай авыр түгел, – дип сөйли Дамир. – Аннары магистратурага кердем. Анда укырга һәм белемеңне тирәнтен арттырырга барлык мөмкинлекләр дә бар. Лабораторияләре искитмәле, тулы бер поезд, нинди тәҗрибәләр ясыйсың килә – рәхим ит! Миңа анда белемемне киңәйтү бик кызыклы булды, бөтен нәрсәне баштан-аяк чумып өйрәнәсең. Монда билге өчен генә йөрмисең инде, чынлап гыйлем аласың.

Уку белән беррәттән ул эшли дә. Стипендиягә генә төрле илләр буйлап (Германия, Люксембург, Нидерланд, Филиппин, Камбоджа, Таи ланд, Индонезия, Кытай) сәяхәт итеп булмас иде. Тренинг-үзәктә яшүсмерләргә инглиз телен өйрәтә, модель булып эшли. Анда ак тәнле чит иллеләр белән хезмәттәшлек дәрәҗә (престиж) санала икән. 4 ел Кытайда яшәү дәверендә ул дөнья күрә, аңа карашын үзгәртә, гыйльми яктан гына түгел, рухи яктан байый. «Ул безнең өчен чит ил генә түгел, бөтенләй башка планета. Анда бөтен нәрсә башка: кешеләрдә үзара мөнәсәбәт башка, алар дустанә, иреннәрендә елмаю; инфраструктура – безнең өчен җитеп булмаслык аерым бер дөнья; яшәү дәрәҗәсе, минталитет – бары да үзгә, аны сөйләп кенә бетереп булмый», – ди Дамир. Анда каласың килмәдеме, дигән сорауга:

– Мөмкинлек, әлбәттә бар иде. Әмма тормыш хәлләре без теләгәнчә генә түгел. Бабам бик җитди авырып китте һәм мин аның белән саубуллашмый калсам, гомерем буе үкенер идем. Гомумән, яшәү өчен минем Россиядән китәсем килми. Бездәге кебек иркенлек, азатлык башка бер илдә дә юк. Башың эшләсә, бөтен җирдә яхшы яшәп була. Ә телләр белү – дөнья киңлекләрен ача, – дип җавап бирде.

Дамир туган якларына әле сентябрь аенда гына кайткан, шулай да үзен үстерү өстендә эшләүне туктатмый. «ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы» (АИР) бәйгесендә катнашып, җиңә һәм бүләкләнә. Яшел Үзәнгә сугылу планнарында да булмаган, Татарстанга килгән кытай инвесторлары белән аралашып, аларны

«Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәк»кә (СМЛЦ) килергә күндерә һәм аның тырышлыгы аркасында аларда кызыксыну уяна, бирегә тагын бер финанслаучы компания җәлеп ителергә мөмкин. Мондый белгечне теләсә нинди эре компанияләр дә үзләренеке итүдән баш тартмас иде, әмма әлегә әңгәмәдәшем үзе өчен тәгаен карар кабул итмәгән. Россиядә планлаштыру авыр, ди ул.

Әгәр дә кабат чит илгә ки тәргә уйласаң, әниең ни диячәк бу карарыңа? – дип сорамый булдыра алмадым. Чөнки 2005 елда тол калган, 4нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, завуч Роза ханым Шакированың төп терәкләре кызы Диләрә һәм улы Дамир.

– Берәүнең дә баласын еракка җибәрәсе килми торгандыр, минем әни дә шулай. Әмма ул, нинди генә булмасын, минем карарым белән килешәчәк, чөнки ни генә булса да минем яклы, төпле киңәшче. Ул беркайчан да баласының уңышлы булуына, үсүенә каршы чыкмаячак. Ә мин һәрвакыт аның өметләрен акларга тырышачакмын.

Уңышлар сиңа, Дамир! Әниең салган тәрбия, туган телеңә мәхәббәт, алга бару омтылышы максатларыңа юл ачсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев