Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Телефон саның нәрсә аңлата?

Кызык икән, нумерология буенча, саннар холкыңа гына түгел, синең белән булган вакыйгаларга да тәэсир итә. Бәлки, нәкъ синең телефон саның уңышларга юл ачадыр. Әйдәгез, исәпләп карыйк әле.


Үзеңнең телефон саныңның нумерологик санын белер өчен андагы бөтен саннарны кушарга кирәк. Мәҫәлән, 8 927 312 15 45, 8 + 9 + 2 + 7 + 3 + 1 + 2 + 1 + 5 + 4 +5 =47. 4+7=11. 1 + 1 = 2.

Инде хәзер 1-дән 9-га тиклем саннарның нәрсә аңлатканын белеп үтик.

1 – Бу - бик көчле телефон саны, синең көч-куәтеңне арттыра, тирә-яктагыларга тәэсир итергә ярдәм итә. Бу эшкуарлар, карьера эшләүчеләр өчен әйбәт. Тик үзенең икенче яртысын эзләүчеләр өчен бик уңышлы түгел.

2. Уй-хыялга бирелүчәнлекне үз эченә алган сан, үзенең мәхәббәтен очратырга теләгәннәр өчен туры килә. Бу сан изгелекле, осталык, әдәплелекне арттыра, хезмәттәшлек итергә көйли. Көчле, үз-үзенә ышанучаннар өчен яхшы.

3. Бу сан ижад һәм күңел ачунысөйли, шуңа артистлар, музыкантлар һәм яшьләр өчен кулай. Ул илһамландыра, үзенчәлеклек бирә, киң танылу яуларга ярдәм итә. Әлеге сан язучыларга яки ижад белән бәйле кешеләргә бик туры килә.

4. Бу сан тотырыклык, ышаныч йөртә, шуңа банк оешмалары, адвокат конторалары һәм башка шуңа охшаш фирмалардагы эш урыннары өчен туры килә. Ҙур гаиләсе булганнарга сайларга мөмкин.

5. Мажаралар, үзгәрешләр алып килүче сан. Ирек, сәяхәт итергә яратканнар, үзләре генә яшәгәннәр өчен бик кулай. Телефон саннарының нумерологик саны 5-кә туры килгәннәр тәртипле, тик җаваплылык тойгылары бик җиңелчә генә.
6 – Гаиләлеләр өчен бик әйбәт сан. Җылылык алып керә, хәстәрлек һәм саклауны көчәйтә, гаилә җепләрен, дуслыкны ныгыта. Эшкуарлар өчен дә әйбәт. Тик икенче яртысын эзләүчеләргә туры килми.
7 – Бик көчле һәм серле сан. Бигрәк тә укучыларга һәм акыллы кешеләргә булдырылган. Эчке хәл-торышка ыңгай тәэсир итә, тотырыклык бирә, басалкылык өсти.

8 – Акчаны җәлеп иткәнлектән һәм партнёрларның ышанычын арттырганга күрә эшкуарлар өчен бик уңышлы сан. Амбициялы кешеләргә дә ярый, чөнки карьера һәм финанс хәлгә ыңгай тәэсир итә. Тик шәхсән үсешен көйләгәннәр өчен бик уңышлы түгел.

9 – Чынбарлыкны идеаллаштыру һәм жәлләү – бу санның төп билгеләре. Шуңа бу санны хәйрия яки медицина учреждениелары хезмәткәрләре сайлый ала. Тик сәламәтлеге белән проблемалары булганнарга, финанс хәлен арттырырга теләгәннәргә бигүк туры килми.

Чыганак: БЕЗ БЕРГӘ!
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев