Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телефон мошенниклары курьеры тоткарланган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча дежур частена 73 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кыз хәбәр иткәнчә, билгесез кеше «туганнары бәлагә эләккән» дигән сылтау белән әтисеннән 400 мең сум акча урлаган.

93 яшьлек пенсионер сөйләгәнчә, стационар телефон аша имеш кызы шалтырата, ул юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм аның аркасында шофер зыян күргән икән. Кызы полиция хезмәткәре аша акчаны җинаять җаваплылыгына тартмасыннар өчен тапшыруын сорый. Зыян күрүче барлык акчаларын җыеп, конвертка салып, билгесез ир-атка тапшыра.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүченең шәхесен ачыклаган. Оператив-эзләү чаралары барышында курьерны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча җинаять эзләү хезмәткәрләре тоткарлый. Ул беркайда да эшләми торган Казаннан 19 яшьлек кеше булып чыга. Яшь кешегә карата читкә китмәү һәм тиешле тәртипне саклау турында сак чарасы сайланган.


Факт буенча РФ ҖК 159нчы маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев