Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телебез сагында торучылар сез

Безнең Яшел Үзән төбәге күбрәк руслар яши торган төбәк, халык саны буенча да Яшел Үзәндә татарлар урыслардан азрак яши.

Яшел Үзәнебездә рус телендә чыга торган газеталар байтак, ә менә татар телендә чыгучы газетабыз бердәнбер - «Яшел Үзән». Элек чыккан дубляж газетабыз «Идел ягы»н зур хөрмәт белән искә алабыз. «Идел ягы» журналистлары көрәше нәтиҗәсендә «Яшел Үзән»ебез туды. Татар телендәге газетабызны чыгаруда чын мәгънәсендә телебезне саклаучы, яклаучы, таратучы - үз эшләренә бөтен йөрәкләре белән бирелгән фидакарь журналистлар эшли. Аларның хезмәтләре Яшел Үзәнебездә зур урын алып тора. Луиза Гыймранова, Луиза Кашапова, Люция Шәрәфиева, Илдар Габидуллин, Ильяс Салихҗан һәм башка бик күп кенә журналистларыбыз­ның матур, эчтәлек­ле, татар телебез өчен җан атып язган язмаларын, хезмәтләрен онытырга мөмкин түгел.
Өлкән яшьтәге журналистларыбыз эшен «Яшел Үзән»нең бүгенге дәвамчылары намус белән үтәп киләләр. Коллективлары зур булмаса да, зур, киң колачлы, татар телен саклауда көрәшчеләр алар. Бүгенге көндә газетабызны чыгаруда эшләүче кызларыбыз Гүзәл Минһаҗева, Әлфия Зыякаева, Алия Гаязова, Гөлнара Вәлиева һәм башка хезмәткәрләрне рухландырып торучы җитәкчеләре Илсөя Завилейскаяга рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Бу кызлар - үз эшенең чын осталары. Газетабызда районыбыз сулышын ачык итеп күрсәтәләр, уңышларын яктырталар, җитешсезлекләрен курык­мый тәнкыйтьлиләр. Газетаның матур, төрледән-төрле темаларны яктыртуы, балалар белән дә, укучылар белән дә, өлкәннәр белән дә уртак тел табып эшләүләре сокландыра. Алар беркемгә дә бернәрсәгә дә битараф түгелләр. Үз эшләрен яратып башкаручы, ярдәмчел, чын татар газетасын чыгаруда бөтен көчен биреп эшләүче «Яшел Үзән»нең барлык өлкән буын, бүгенге журна­­лис­т­ларын, барлык хезмәткәрләрен киләсе Яңа ел белән котлыйм. Иҗади хезмәтегездә, районыбызда татар теленең сакланышы, якланышы өчен көрәшегездә уңышлар телим.
Сез дөрес юлда, «Яшел Үзән»!
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев