Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телебез – кыл өстендә

Туган телебез – татар теле турында сөйләшүләр мәгариф өлкәсендә генә түгел, башка өлкәләрдә зур урын алып килә. Татар теле дәресләренең укытылуы Татарстаныбызда кабул ителгән законнарга туры килмичә, ирекле – ата-аналар карамагына гына калдырылуы бөтен татар җәмәгатьчелеген тетрәндерде.Татар җәмәгатьчелеген дим,ә татар җәмәгатьчелегендә кемнәр генә юк соң?

Моңа кадәр укытылган татар теле дәресләренең уку елы барышында  кискен борылыш  алуы, никадәр  татар теле укытучыларының эшсез калуы (ә бит  аларның гаиләләре белән балалары да бар), алдан планлаштырылмаган  хәлләр никадәр. «Беркем дә эшсез калмаячак» дигәннәр иде. Никадәре – яшь укытучылар  базарга, төрле  оешмаларга  китте. Мәктәптә  татар телен  укытып  пенсия  яшенә  җитүчеләр, яки пенсиядәгеләр калды бит. Чөнки бер ишесенең пенсия чоры җиткән, җитәкчеләрнең вөҗданын газаплый, озак эшләгән кешене  чыгарып җибәрү, ә беришләре китми – тамыр җәйгәннәр. Чөнки  укытучыны эшеннән мәҗбүри җибәрергә ярамый.

Ярый, ул көннәр үтте. Ә киләчәктә  татар телен укытырга укытучылар калырмы соң, институтларда  татар теле бүлекләре булмагач, булса да, татар теленә шундый караш булгач, анда укучылар булырмы?
Тел гаиләдә  өйрәнелергә тиеш дияргә яраталар. Гаиләдә ана теленә нигез салынсын иде ул. Авыллар турында әйтмим, анда тел саклана, тик авылда яшәүчеләр азая, туу юк дәрәҗәсендә, татар белән бергә авылы да бетеп  бара бит аның.
 Авылдан ук хәзер рус телен яхшы үзләштереп, «шәһәрче» була кеше. Ә «шәһәрче» татарча сөйләшүне  кирәксенми, татар мәктәбе юк, булса да татар мәктәбенә баласын бирүче аз. Татар мәктәбе дигәнебез дә татар теле дәресе генә татарча укытыла бит. Калган фәннәр русча. Авыл мәктәпләрендә дә  шул юлга басучылар күп  дип ишетәбез.
Тел өйрәтү – ата-ана бурычы  дибез. Ата-анабыз кемнәр соң? Никадәр катнаш гаиләләр, аларда татар телен өйрәтүче ата-ана сирәк шул, әнисе татар булып, авыл белән бәйләнеше булса, әбисен оныгы русчага өйрәтеп  китә, оныгы беркадәр татарча «аңлаштыра». Ә әни рус кызы икән, ул татар әби-бабасына  баласын җибәрми дә, үзе дә аралашмый. Катнаш гаилә төзегәндә, ул  кешеләрдә тел, гореф-гадәткә карата сөйләшү бер дә булмый микән? Әти-әниләре балаларының «сүнмәс  ярату – мәхәббәтләренә» каршы  килә алмый инде анысы. Тарихка күз салсак та, электән катнаш гаиләләр булган. Патша хатыннары да  телен дә, динен дә  кабул иткәннәр бит, чит ил киноларында да никадәр мисаллар бар. «Великолепный век»ны гына алыйк.
ТНВ каналы  татар телендә эшләрлек, татар телендә тапшырулар алып барырга теләүчеләрне конкурс  оештырып 3 кешене үз хисабына укытырга реклама бирә. Моннан да гаҗәп әйбер  буламы? Алар бу эшне  ни чарадан бичара эшләгәнен һәр бераз аңы булган кеше аңлый инде. Рәхмәт аларга. 3 кеше ТНВ кадәр ТНВны тәэмин итә алыр­мы, телне белеп тә журналист булып булмый бит әле.
Без, әбиләр, үзебезнең 50гә җиткән ул-кызларыбызга Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять»ен  укырга кирәк, дибез. Ә оныклар ул әсәрне дә аңламый. Аяныч, бик аяныч...
Тик, ничек кенә булмасын, туган телем сакланышына, аны теләп, яратып кулланучы буын үсүенә өметем зур әле минем.
Югарыдагылар бу эшне кузгатып кына  калмыйча, нәтиҗәсен дә күрер көннәрне көтә  татар телебезнең үсешенә җан атучылар. Телевизордан күзәтеп барам: төрле каналларда башкортлар, чувашлар, дагыстанлылар да тел өйрәнә. Көн кадагындагы мәсьәлә инде бу хәзер.

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы  

Хөрмәтле газета укучылар!
Җәмгыятебездә татар теле, туган телебез турында шулкадәр кызу бәхәсләр барганда, берничек тә  читтә, битараф кала алмыйбыз. Сезне  шушы мәсьәлә буенча сөйләшүгә чакырабыз.  Россия хөкүмәтенең  телләргә кагылышлы  сәясәтенә сезнең карашыгыз нинди, килешәсезме, әллә инде киләчәктә телен, димәк ки,  кече Ватанны хөрмәт итмәгән буын үсүенә каршы киләсезме. Сездән хатлар көтәбез.

 

Фото: http://tatary-urala.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев