Тел — халыкның җаны, аның хәтере һәм рухи мирасы
Яшәеш

Тел — халыкның җаны, аның хәтере һәм рухи мирасы

Бүген, 8 сентябрьдә, Россиядә беренче тапкыр Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Бу — илебездә яшәүче төрле милләт халыкларының телләренә, мәдәниятенә һәм традицияләренә хөрмәт күрсәтүче матур бәйрәм.

Татарстанда исә телләр һәм мәдәниятләр төрлелеге аеруча ачык чагыла. Һәр халыкның үз теле, үз моңы, үз тарихы бар. Ә туган телне саклау — үткәннәрне киләчәк буыннарга тапшыру дигән сүз.

«Риваять» этно-төркеме дә төрле телләрдә җырлар башкарып, нәкъ менә шул матур күптөрлелекне күрсәтә. Төрле телләр яңгыраса да, җыр һәркемнең күңеленә бер үк юл таба.

Туган телебезне кадерлик, саклыйк һәм балаларыбызга тапшырыйк!

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

 


Нет комментариев