Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Техника төзеклеге тикшерелә

Агымдагы елның 10 сентябреннән үзйөрешле машиналарны тикшерү максатыннан чыгып, «Частник» операциясе башланды.

Аны ЮХИДИ бүлеге белән бергә ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе уздыра һәм ул 8 октябрьгә кадәр барачак.
– Рейдлар барышында шәхси кешеләрнең һәм юридик затларның үзйөрешле техникасының һәм тагылмалы техниканың техник торышы тикшерелә, – дип аңлата Дәүләт техник күзәтчелегенең  Яшел Үзән буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Мансур Мөхәммәтҗанов. – Шул ук вакытта техник күзәтчелек узу-узмау турында таныклык, машинистның ярашлы категориядәге кенәгәсе, теркәлү документлары да игътибарга алына. Әгәр дә закон бозу очраклары булса, РФ КоАПка ярашлы рәвештә административ җәза кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев