Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Театр күгендәге якты йолдыз (ФОТО)

Татар профессиональ театр сәнгатенең гаҗәеп зур тарихы бар. Бу тарихны башлаучылар арасында безнең күренекле якташыбыз Газиз Айдарский (Газиз Исхак улы Вәлитов) да зур урын алып тора.

23 ноябрь көнне мәктәбебездә "Театр күгендәге якты йолдыз" диеп исемләнгән кичә уздырылды. Бу чара уку йортына күренекле актер, драматургларыбызның әсәрләрен сәхнәгә күтәреп, профессиональ режиссер итеп таныткан Газиз Айдарский исеме бирелү уңаеннан оештырылды.

Әлеге кичәгә бик күп кунаклар чакырылган иде. Алар арасында Г.Айдарскийның кызы, балет биючесе Әлфия Айдарская, җырчылар Айдар Габдинов, Раушания Мушарапова , күренекле гармунчы Әхмәт Кәрим , "Ватаным Татарстан" газетасы баш редакторының урынбасары Фәния Әхмәтҗанова, журналист Эльвира Вәлиева, Күгеш җирле үзидарә башлыгы Гатауллин Альберт, Казан театр училищесы һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары, әти-әниләр бар иде.

Чара Газиз Айдарскийның музеена сәяхәт белән башланып китте. Укучылар белән килгән кунакларның чыгышы барыбызга да бик ошады. Ике сәгать ярым барган искә алу кичәсе бер сулышта узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев