Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Театр артистлары кунакта

16нчы мәктәптә К.Тинчурин исемендәге театр артистлары Резедo Сәлахова һәм Артем Пискунов белән иҗади очрашу узды.

Биредә спектакльләр дән җырлар яңгырады, яшь театраль гаилә иҗади тормышлары турында сөйләде, мастер-класслар үткәрде. Киләчәген театр сәхнәсе белән бәйләргә уйлаган балаларга файдалы киңәшләрен, юлламаларын бирде. Укучылар кунакларга үзләренең шигырь уку, җырлау, актерлык сәләтләрен оста итеп күрсәтте. Нәкъ менә Резедә һәм Артем кебек тыйнак, гади күңелле, театр сәнгатендә үз эзләрен калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче җор телле артистлар белән очрашуыбыз укучылар күңелендә озак сак ланыр. 

Динә Садриева, 16нчы мәктәпнең педагог оештыручысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев