Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төчкергән вакытта борын һәм авызны кул белән ябу сәламәтлек өчен зыянлы

Этика кагыйдәләре буенча төчкергән вакытта кул белән авызны ябу гадәткә керсә дә, бу сәламәтлек өчен зарарлы булырга мөмкин. Мәсәлән, ишетү органнары авырулары барлыкка килә ала.

Сәбәбе шунда ки, төчкергән вакытта һава агымы секундына 120 метрга кадәр җитә. Авыз һәм борын ябылса, лайла басым астында борын куышлыгын урта колак белән тоташтыручы колак торбаларына эләгергә мөмкин. Нәтиҗәдә, евстахиит дип аталучы колак торбасы ялкынсынуы килеп чыгу ихтималы бар, диләр отоларингологлар. 

Моннан тыш, микроблар басым астында борын янындагы куышларга эләгергә мөмкин. Бу төрле авырулар барлыкка килүгә китерә, алар арасында синусит, гайморит һәм сфеноидит бар. 

Шулай ук борынны тотып төчкерү кан басымның күтәрелүенә китерә. Күпчелек сәламәт кешеләр өчен бу куркыныч түгел, әмма табиблар өлкән яшьтәгеләр һәм вегетоскан тамырлары дистониясе белән җәфа чигүчеләргә сак булырга киңәш итә. Мондый кешеләр үзләрен начар хис итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев