23 апрель көнне татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Түбән Урысбага мәдәният йортында бик зур, матур бәйрәм булып узды.
Бәйрәмдә Иделарьягы Үзәкләштерелгән Клублар системасына кергән авыл клублары һәм мәдәният йортларында шөгыльләнүче үзешчәннәр катнашында концерт күрсәтелде. Бәйрәм Г.Тукайның хәйкәле янында башланды. Авыл җирлеге башлыгы Наил Габдулла улы Гатауллин килгән кунакларны шушы зур тантана белән котлады, хәйкәлгә чәчәкләр салынды. Бәчек авылында яшәп, җаны-тәне белән авылны, аның халкын сөюче, мәдәният йортында үткән барлык чараларда актив катнашып, мәтди ярдәм күрсәтүче, Хәйдәр Хабибулла улы Сибгатуллинның бөек шагыйребезнең рухына коръән укуы, күңелләргә бик тирән уелып калды. Хәйдәр - ул үзе дә олы шәхес. Халкына, теленә, иманына тугры булганы өчен, ике авыл халкы да, аңа рәхмәтле. Нәкъ шушындый Тукай әкиятендәге кебек батыр ул. Урысбага үзешчәннәре башкаруындагы «Шурәлеләр» биюе, мәдәният йорты җитәкчесе Люция Рахимулла кызы Садриева башкарган «Шурәле» образы бик күпләрне таң калдырды. Зәвык белән бизәлгән сәхнә дә, ару-талуны белмәс Люциянең хезмәт җимешләре. Гомумән, Люция сәхнә өчен яратылган кеше. Аның уйнаган рольләре һичберкемгә охшамаган үзенчәлекле. Мин аңа, аның сәхнәдән биеп үтүенә бер күрүдә гашыйк булган кеше. Башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүче шушы ханыма эшендә зур уңышлар телим.Бәйрәмнең шушындый күтәренке рухта үтүе дә нәкъ аның хезмәте. Бу матур бәйрәмнән рухи азык алып кайткан, хәрбер кеше исеменнән Түбән Урысбага мәдәният йорты җитәкчесе Люция Садриевага, аның хезмәттәшләренә, китапханәче Лилия Акрам кызы Салимхановага, алыптай батыр, нечкә күңелле Хәйдәр Сибгатуллин гаиләсенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Олы Шырдан авылы мәдәният йорты җитәкчесе Хасанова Наҗия Наил кызы
Нет комментариев