Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Тавык та тотмагач, сыер да асрамагач, авыл буламы соң ул?

Әһә, мин әйтәм, дөрес килгәнмен, Гыймадиевлар йорты шушы булырга тиеш. Каратмән авылындагы иң матур өйнең капка төбеннән үк мине төрле кош-кортлар каршы алды.

Ә яңа танышасы гаиләне нәкъ менә кошлар үстерергә маһир дип әйткәннәр иде.

Алия Гаязова

Ике катлы йорты, зур хуҗалыгы булган ишле Гыймадиевлар гаиләсенең иң өлкән кешесе Фәүзия апа һәм иң нәние 4 айлык Ралинә белән генә танышырга насыйп булды миңа бу көнне, һәркем үз эшендә иде. Оныгы белән өйдә калган әбекәй күптән белгән танышын күргәндәй бик җылы каршы алды.

Карәтмән кызы Фәүзия апа мәктәп бетергәннән соң Ключи фермасында сыер савучы, авылдашы Сөләйман абыйга кияүгә чыккач гомере буе совхоз теплицасында яшелчә үстерүче була. Бервакытта да эштән курыкмаганга хезмәтен җитәкчелек тә бәяли, мактау кәгазьләре, медальләре бихисап. Эшен дә калдырмый, бер-ер артлы дүрт баласын да табып, менә дигән кешеләр итеп тәрбияләп үстерәләр. Олысы Фәнис Казанда яши, икенче уллары Рәдифенең йорты күршедә генә, кызлары Фәния Карагуҗа авылында кияүдә, ә инде төпчеге Рәис гаиләсе белән төп йортта гомер итә. Танышубызның беренче минутыннан ук Фәүзия апа, гадәттәгечә, малайларын түгел, ә киленнәрен, улларымны хасиятләп кенә торалар, дип мактый башлады. Сер түгел, андый кайнаналарны көн дә очратмассың. Әлбәттә, әни кеше өчен балаларының әйбәт кенә башлы күзле булуы мөһим. Әле төп йортта яшәүче улы Рәис хатынын Яшел Үзәннән алып кайткан.

-Киленем Ләйсән шәһәр кызы булса да, Аллаһка шөкер, сыерын да сава, барын да эшли. Күптән түгел өченче кызын тапты.

Язманың тулы вариантын газетабыздан укый аласыз. Һәм гомумән, газетаны өйгә яздырып укырга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев